2020 елның 3 сентябренә метеорологик фараз

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр-2020 елның 3 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

2 сентябрь 18 сәгатьтән 3 сентябрь 18 сәгатькә кадәр

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 м, төнлә урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +7..+9˚.

Көндез максималь һава температурасы +17..+19˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International