Начар метеорологик күренешләр - 2020 елның 11 сентябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: көчәйгәндә 15-20 м/с (Казанда 18 м/с га кадәр) көчле җил, яшен, төнлә һәм иртән томан.
2020 елның 10 сентябрендә 18 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15-18 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +10..+12˚.
Көндез максималь һава температурасы +17..+19˚.