Стартка төрле яшьтәге 80нән артык кеше чыкты. Алар тугыз спорт төре буенча нормативлар тапшырдылар.
Нәтиҗәдә, беренче урынны Богородское авыл җирлеге командасы яулады, икенче урында район үзәгенең беренче мәктәбеннән команда, өченчедә - Күн авыл җирлеге командасы.
- Безнең команда барлык район ярышларында да катнаша. Әлбәттә, без җиңүебезгә шатбыз, - дип сөйли команда капитаны Лариса Кириллова, ул үз яшь төркемендә җиңүче булды. Бу команданың иң кечкенә катнашучысы Ваня Семинга-10, ә иң өлкән Рәхмәтулла Сабитовка 59 яшь.
- Мин ГТО тапшыруда озак еллар тәнәфестән соң беренче тапкыр катнашам. Элек җиңел атлетика белән шөгыльләндем, бу миңа икенче урынны алырга ярдәм итте. Мин командабызның җиңү яулавыннан канәгать, - дип уртаклашты спорт ветераны.
Барлык призерларга һәм оештыручыларга грамоталар һәм медальләр тапшырылды