Хөрмәтле питрәчлеләр!

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрьдә Россиядә өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасында, аерым алганда, Питрәч районында, әлеге категория кешеләрнең ихтыяҗларын үтәү өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә: лаеклы медицина, лояльлек системасы, җаваплы органнар тарафыннан аерым игътибар. Күптән түгел район хастаханәсендә илкүләм проект кысаларында гериатрия кабинеты ачылды.

Бүген бу тормыш турында күп нәрсә белгән, күп нәрсәне сөйли ала торган һәм күп нәрсәгә өйрәтә торган кешеләрне котлыйсы килә. 

Сезгә чын күңелдән озак елларга нык сәламәтлек, тормыш белән кызыксыну, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның җылысын, мәхәббәтен һәм хөрмәтен телим! Өлкән яшьтәге кешеләргә карата сакчыл караш бер генә бәйрәм көне түгел, ә һәрберебез өчен көндәлек вазифага әйләнсен иде.

 

Питрәч муниципаль районы башлыгы И. М. Кашапов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International