Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу хактагы карар 1990 елның декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан кабул ителде. Бу көнне өлкән яшьтәге кешеләр - безнең әби-бабайларыбыз игътибар үзәгендә.
2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасында 70 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк (халыкның гомуми саныннан 8,5%) 322,5 мең кеше яшәгән, 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча-376,8 мең кеше (10%), 2020 ел башына – 365,6 мең кеше (9,4%).
Дөньяның күпчелек илләрендә өлкәннәр саны арту гадәти күренешкә әверелде. Тормыш тынычлана, иминләнә, сәламәтлек саклау системасы үсеше белән гомер озынлыгы арта. 2019 елда Татарстан Республикасында халыкның гомер озынлыгы 75 ел (Россиядә – 73 ел) тәшкил итте, 2010 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 4,6 елга артты.
Халыкның яшь составы турындагы мәгълүматлар халык санын алу нәтиҗәләре буенча ачыкланачак.