Ленино-Кокушкинода эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале узды

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Беренче тапкыр Питрәч районында «Новые рассветы-Яңа таңнар» эшләүче яшьләрнең җирле иҗаты фестиваленең гала – концерты булды.

Катнашучыларның яше 18 яшьтән 35 яшькә кадәр. Үз талантларын балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм башка өлкә хезмәткәрләре күрсәтте. Тамашачыларга барлыгы дүрт номинациядә 20гә якын номер тәкъдим ителде.

«Хореография» дә беренче урынны Галләмов А.Р. крестьян-фермер хуҗалыгыннан Дилфүзә Матчанова, "Ак барс" ПВКдан Руфина Гафурова һәм Дмитрий Риманас бию дуэты яулады.

Вокаль ансамбльләр арасында беренчеләрдән булып Керәшен Сәрдәсеннән «Сәяр», Ленино-Кокушкинодан «Гармония» һәм Богородскийдан «Алсу» иҗат коллективлары чыгыш ясады.

«Вокал-соло» номинациясендә прокуратура хезмәткәре Булат Зыятдинов, яшьләр үзәге вәкиле Роза Шәмсетдинова, төзелеш компаниясе вәкиле Ирек Әхмәтҗанов, Богородский мәктәбе укытучысы Алсу Иванова һәм Иске Шигали авыл җирлеге башлыгы Венер Сәлимов җиңү яулады.

«Дан минуты» номинациясендә беренче урынны район хакимияте хезмәткәре Руслан Забабурин һәм Белгородский мәктәбеннән Алсу Сәлимгәрәева алды.

Администрация вәкилләре барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International