Роспотребнадзорның үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты тарафыннан "эпидемияара чорда ОРВИ, грипп һәм COVID-19 авыруларын мониторинглау" проекты үткәрелде.
Проект кысаларында СИЗ (медицина битлеге, перчаткалар, кулларны дезинфекцияләү чаралары белән эшкәртү, һәм аларның комбинацияләрен) куллануның нәтиҗәлелегенә анализ ясалды.
Нәтиҗәләр буенча, СИЗ кулланган затлар арасында КРВЙның төрле авырулары белән авыручылар саны СИЗ кулланмаучылар арасыннан статистика ягыннан кимрәк булуы ачыкланды.
Медицина битлеген кию төрле респиратор инфекцияләр белән зарарлану ихтималын 1,8 тапкыр, перчаткаларны куллану 1,3 тапкыр киметкән.
Көчле ресиратор йогышлары белән элемтә булганда, медицина битлеген кию авыруны китереп чыгаручы тарафыннан йогу ихтималын 1,8 тапкыр киметкән, перчаткаларны куллану зарарлану ихтималын 2,7 тапкыр киметкән.