Урамда көндез генә түгел, төнлә дә якты булуы уңайлы. Бигрәк тә машиналар йөрү өлешендә. Чөнки еш кына, шул исәптән, начар күрү аркасында, юл-транспорт һәлакәтләре була.
Осиново бистәсендә Ленино-Кокушкино ягына таба 850 метр озынлыктагы юл буенда яктырткычлар барлыкка киләчәк. Бүген инде эшләр бара.
- Без кич белән эштән кайттык. Электрчыларның ничек эшләвен күрдек. Тиздән яктырткычларның пәйда булуын аңладык, - ди Әнисә Егорова.– Бик сөендем, чөнки юл читендә балалар белән барган җәяүлеләр өчен борчылдым. Караңгыда аларны күрүе кыен булды, - дип сөйләде ул һәм зур рәхмәт белдерде.
Шулай ук Салкын Чишмә авылында яктырткычларны тукталыштан Бутырка авылына таба 350 метр ераклыкта урнаштырачаклар. Әлеге юл янында берничә йорт урнашкан. Аларның берсендә яшәүче Лилия Касыймова ике яшьлек бала белән урамда еш йөри. Шулай ук ул күптән түгел машинада йөрү хокукын алган. Без аның фикерен яшь әни һәм автоледи буларак белдек.
- Ленино Кокушкинода да күпердә яктырткычлар куелса, бик әйбәт булыр иде әле. Кичләрен йөрергә бик куркыныч, - дип уртаклашты ул безнең белән. Салкын Чишмә авылында һәм Осиново бистәсендә урам утын октябрь ахырына кадәр урнаштырачаклар.
Мондый эшләр Салмачидан Көеккә таба дүрт чакрымлы юл полотнасында тәмамланган инде.
Шулай ук яктырткычлар Пановка торак пункты билгесенә кадәр юлда да куелган. Биредә озынлыгы 900 метр тәшкил итә.