Татарстан Республикасының Питрәч районындагы РПФ идарәсе 2020 елның 31 декабренә кадәр һәр хезмәткәргә традицион кәгазь яки электрон рәвештә хезмәт кенәгәсен сайлап алу турында язмача гариза бирергә кирәк, дип искәртә.
Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнар өчен генә саклана. 2011 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр хезмәт эшчәнлеген башлаучылар өчен мондый хокук булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны исәпкә алу бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон форматы бик уңайлы, чөнки хезмәткәргә үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка тиз арада керү мөмкинлеге бирә. Теләсә кайсы вакытта электрон китапны күчереп алырга, бастырып чыгарырга, электрон почта аша потенциаль эш бирүчегә дәүләт хезмәтләре яки ПФР сайтында шәхси кабинеттан җибәрергә мөмкин.
Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь вариантны тутырганда килеп чыга торган югалтулар, төгәлсезлекләр һәм хаталардан якланган.
ТР буенча РПФ бүлегенең контакт-үзәге 8-800-600-0357
ТР Питрәч районындагы РПФ идарәсенең клиентлар хезмәте 8(84367)30478, 30481