Сертификатлар ике эшмәкәргә тапшырылды
«ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмати логотибын үз товарларында куллану хокукына крестьян - фермер хуҗалыгы башлыгы Кәрим Гыймадиев һәм шәхси эшмәкәр Гөлшат Габдуллина ия булды. Төргәкләү билгесен урнаштыру җитештерелә торган продукциянең сыйфатын гарантияли.
