Яңа Шигалидә якташларга мемориал ачылды

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Һәйкәл Макаровлар гаиләсе ярдәме белән төзелгән.

Һәйкәлне ачу 9 майга планлаштырылган иде. Тик пандемия булу сәбәпле, аны көзгә күчерәләр. Мемориал төзү идеясе әтисе һәм улы Алексей һәм Владимир Макаровларда 10 ел элек туган. Бу еллар эчендә алар тиешле урын таптылар, территорияне законлаштырдылар. Битараф булмаган эшмәкәрләр төзелеш материаллары белән ярдәм иттеләр.
Биредә яшәүчеләр өчен мемориалны ачу мөһим вакыйга булды. Чарага берничә буын җыелды — кече яшьтән алып зурга кадәр. 86 солдатка Хәтер һәм хөрмәт күрсәтү өчен, кешеләр чәчәкләр белән килде.
Һәйкәл ачылган китаптан гыйбарәт. Өске өлешендә Җиңү Ордены сурәтләнгән. Мемориаль тактаның бер ягында 46 һәлак булган, икенче ягында – 40 җиңү белән кайткан кешеләр исемлеге.
Якын арада мәйданчыкны алга таба төзекләндерү планлаштырыла. Бу - чыршы утырту һәм эскәмияләр урнаштыру. Изге Троицкий мәхәлләсе рухание Ярославның рөхсәте һәм хәер-фатихасы буенча да часовня төзиячәкләр.
Ачылу тантанасында район башлыгы Илһам Кашапов, Шигали авыл җирлеге башлыгы Венер Сәлимов, дин әһелләре һәм җирле халык катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International