Өлешләп катнашу шартнамәсе буенча төзелә торган йортта фатирны ничек сатып алырга

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

15 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, өлешләп катнашу шартнамәсе буенча, төзелә торган йортта фатир сатып алу мәсьәләләре буенча туры эфир Инстаграмында уздырачак.

Турыдан-туры эфир уздырганда Татарстан Росреестры эксперты ышанычлы төзүчене ничек сайларга икәнен; эскроу-счет кулланып өлешләп катнашу шартнамәсен теркәү өчен нәрсәләр таләп ителүен һ.б. турында җаваплар булачак.

Сорауларыгызны хәзер үк , Татарстан Росреестрының рәсми аккаунтының@rosreestr_tatarstana  Direct каналында бирә аласыз .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International