Инновацияләргә ярдәм итү фонды 2020 елның 28 октябренә кадәр «коммерцияләштерү» программасы буенча заявкалар кабул итә (XII чират).
Конкурс яңа продукция чыгаруны оештыруны яки киңәйтүне планлаштыручы предприятиеләргә грантлар бирүгә юнәлтелгән.
Грант күләме 20 млн. сумга кадәр тәшкил итә.
Грант акчалары түбәндәге максатларда файдаланылырга мөмкин: эш һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләү, җиһазлар, җайланмалар, механизмнар, станоклар, приборлар сатып алу, җиһаз лизингы килешүләре буенча лизинг түләүләрен түләү, товарларны (эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне) сертификацияләү, кредитлар буенча процентларны түләү.
Тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча бирелә: http://fasie.ru/press/fund/komm-12/
Консультация 524-90-37, 524-91-36 телефоннары буенча.