Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр арасында-Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс –
хакимияттә район башлыгы Илһам Кашапов рәислегендә дүртенче чакырылыш ТР Питрәч муниципаль районы Советының өченче утырышы узды.
Сессия барышында район депутатлары җиде мәсьәләне карады. Көн тәртибендә беренче булып «Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс турында " гы мәсьәлә торды. Мәгълүмат белән Питрәч районы башлыгы урынбасары Венера Игнатьева чыгыш ясады. Зур булмаган фикер алышудан соң депутатлар бертавыштан әлеге мәсьәлә буенча карар проектын кабул итү өчен тавыш бирделәр.
