Питрәчтә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының күчмә утырышы узды

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Ул милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышы белән берлектә узды. Милли мәдәниятләрне саклап калу һәм үстерү оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше булды һәм шулай булып кала да. Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ассамблеяның актив эшчәнлегенең чирек гасырдан артык вакыт эчендә Татарстан халыкларының күпмилләтле хәрәкәтен консалидацияләү үзәгенә әверелүен билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International