Аны туган көне белән котларга район башлыгы Илһам Кашапов килде
Рияз Мәхмүт улын 1944 елда мәктәп эскәмиясеннән үк армиягә алалар. Башта ул Ульяновск өлкәсенең Барыш автопаркында укый. Аннары яшь шоферны Брест шәһәренә озаталар, анда хәрби частьләр өчен «яраланган» машиналардан автоколонналар ремонтлана һәм җыела. 1947 елда солдат миссиясе тәмамлангач, егет туган авылына әйләнеп кайта һәм укуны дәвам итү өчен 10 нчы сыйныфка бара.
