Россия Федерациясе Спорт министрлыгының төбәкара, Бөтенроссия һәм халыкара физкультура һәм спорт ярышларының бердәм календарь планы нигезендә 2020 елның 8-12 ноябрендә Казан шәһәрендә «Спорт сарае» спорт комплексы базасында (Мәскәү ур., 1) «Россия Кубогы – Ростелеком» ның IV этабы, шулай ук тимераякта фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Г. С. Тарасов истәлегенә «Идел-2020» Бөтенроссия ярышлары узачак.