Начар метеорологик күренешләр -
2020 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
- төнлә һәм иртән төньяк районнарда юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин;
- иртән һәм көндез төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 18 метрга кадәр).
7 ноябрь 18 сәгатьтән 8 ноябрь 18 сәгатькә кадәр
Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр; көндез явым-төшем, нигездә, яңгыр.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +1..+3, максималь һава температурасы көндез +4..+6˚.