Балаларга СНИЛС ничек алырга

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

14 яшькә кадәрге бала өчен индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлүне раслаучы документ алу өчен, бала туу турында таныклыгы булган әни яки әти Россия Федерациясе Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органына, шулай ук КФҮнә (РПФ белән КФҮ арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелгән очракта) мөрәҗәгать итә алалар. Россия Пенсия фондына анкета биргәндә индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү һәм теркәлүне раслаучы документ бирү «реаль вакыт»режимында башкарыла. 14 яшьтән өлкәнрәк балалар үз паспортлары белән мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итә алалар.

Мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы (СНИЛС )булмаган мәктәп укучыларына һәм студентларга җәйге чорда эшләү өчен, шәхси исәпкә алу системасында теркәлүне раслаучы документ алырга кирәк.

Документ үз эченә түбәндәге мәгълүматларны ала: шәхси исәп номеры, кешенең фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, аның туган көне һәм урыны, шәхсиләштерелгән исәпкә алу системасында теркәлүнең җенесе, датасы.

Иминләштерелгән затның шәхси лицевой счетында эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият взнослары һәм бөтен хезмәт эшчәнлеге дәвамында иминият стажы турында мәгълүматлар чагылдырыла. Алга таба әлеге мәгълүматлар пенсияне билгеләгәндә һәм яңадан исәпләгәндә исәпкә алына. Шунда ук гражданның булачак пенсияләренә ирекле кертемнәре, ана (гаилә) капиталы акчалары турында мәгълүмат чагыла.

 

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8-800-600-0357

ТР Питрәч районындагы РПФ идарәсенең клиентлар хезмәте 8(84367)30478, 30481

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International