Шәхси кабинет аша белешмәләргә заказ

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Теләге булган һәр кеше, өйдән чыкмыйча, Россия Пенсия фонды сайты аша документларга (белешмәләргә) алдан заказ бирә ала. Әлеге сервис гражданнар һәм иминият взносларын түләүчеләр өчен билгеләнгән. Документлар һәм белешмәләргә алдан заказ бирү РПФка визитлар санын  киметергә мөмкинлек бирә. Мондый документларга түбәндәгеләр керә:

* пенсия күләме һәм башка социаль түләүләр турында белешмә;

* ана капиталы суммасы турында белешмә;

* иминләштерелгән затның шәхси шәхси счетыннан өземтә;

* мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгы дубликаты;

* теркәлү учетыннан төшергәндә шәхсиләштерелгән исәпкә алу белешмәләре һәм башка документлар тапшыру турында белешмә.

 

Белешмә бирү буенча дәүләт хезмәтләре шәхесне раслаучы документ нигезендә шәхсән күрсәтелә. Пенсионерларга, федераль льготникларга, МСК сертификатлары хуҗаларына пенсия, социаль түләүләр билгеләнгән яки МСК сертификаты бирелгән РПФның территориаль органнарына, ә иминият взносларын түләүчеләргә – исәптә торучы РПФның территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

 

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8-800-600-0357

ТР Питрәч районындагы РПФ идарәсенең клиентлар хезмәте 8(84367)30478, 30481

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International