Теракт янау куркынычын кисәтү буенча чаралар комплексы эшләнде
Хакимияттә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Анда АТК әгъзалары, көч структуралары вәкилләре, функциональ төркемнәр җитәкчеләре катнашты.
Террорлык акты янаганда беренче чираттагы чаралар һәм аның нәтиҗәләрен бетерү турында фикер алыштылар. АТК әгъзалары тарафыннан террористик янауларны булдырмау һәм район халкының җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кисәтү-профилактик гамәлләр комплексы эшләнде.

