Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры республика халкы өчен кайнар линия үткәрәчәк

2020 елның 20 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә республикада яшәүчеләргә кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.

24 һәм 25 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, Бөтенроссия консультацияләр атнасы кысаларында, ведомство экспертлары гражданнарның күчемсез милек белән алыш-бирешләр үткәрү, шулай ук сатып алыр алдыннан милекне тикшерү ысуллары турындагы сорауларына җавап бирәчәкләр.

 

Мәгълүмат өчен

2020 елның 23-27 ноябрендә Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә Федераль кадастр палатасы күчемсез милекне сату-алу мәсьәләләре буенча Бөтенроссия консультацияләр атнасы кысаларында бөтен ил буенча кайнар линияләр үткәрәчәк.

 

"Кайнар линия" барышында татарстанлылар иң актуаль сорауларга җаваплар ала алачаклар:

- күчемсез милек белән төрле килешүләр өчен нинди документлар кирәк?;

- хәзерге вакытта торак һәм бакча йортлары ничек рәсмиләштерелә;

- җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалану төрен ничек үзгәртергә һәм җир кишәрлегеңне законсыз килешүләрдән ничек якларга?;

- межалау кирәкме?;

- җир кишәрлекләрен ничек бүләргә яки берләштерергә;

- җир участогын кадастр исәбеннән ничек төшерергә?;

- күчемсез милек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә.

 

Кайнар линия телефоны: (843) 255-25-71.

 

 

ММЧ өчен контактлар

Кадастр палатасы матбугат хезмәте

+ 7 950 326 92 02

 

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International