Игътибар! Балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, Яңа ел бүләкләре сайлау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" турында

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 2020 елның 7 декабреннән 21 декабренә кадәрге чорда балалар киеменең, аяк киеменең, уенчыкларның, Яңа ел товарлары, балалар туклануының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товар категориясенә карата гамәлдәге гигиеник таләпләр буенча гражданнарга тематик консультация оештырылачак.

Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:

- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча тәүлек буе эшли торган режимда;

- кулланучылар өчен консультация үзәгенең "кайнар линиясе" (843) 221-90-16) телефоны буенча көн саен 09.00 дән 17.00 гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00 дән 13.00 гә кадәр тәнәфес;

- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә 273-15-83 телефоны буенча: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00 дән 17.00 гә кадәр; Җомга: 10.00 дән 15.45 кә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр.

Лаеш районында: 88437828092 (Лаеш); 88436732530 (Питрәч); 8843612208 (Балык Бистәсе), дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00 дән 17.00 гә кадәр; Җомга: 10.00 нан 15.45 кә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International