Питрәч район Советының бишенче утырышы узды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Хакимияттә район башлыгы Илһам Кашапов рәислегендә район Советының бишенче утырышы булды.

Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләр буенча вазыйфаи затларның докладлары тыңланды һәм тикшерелде:

- 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына район бюджеты турында;
- 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча чаралар программасын үтәү нәтиҗәләре турында;
- Район Советының 2018 елның 24 октябрендәге 166 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында;
- Район Советының 2019 елның 25 апрелендәге 191 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

Беренче мәсьәлә буенча доклад белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе Геннадий Товкалев чыгыш ясады. Икенче мәсьәлә буенча башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Шәйхисламов чыгыш ясады. Өченче һәм дүртенче мәсьәләләр буенча сүз Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илназ Дәүләтхановка бирелде.

Тикшерелгән мәсьәләләр буенча бердәм карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International