Район башлыгы ярдәмчесе Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Казанның ИТ-паркында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Республика Яшьләр коррупциягә каршы форумы узды

Мәйданчыкны оештыручылар: Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте.

Форумның максаты-Татарстан Республикасында 2020 елда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру йомгаклары буенча ачык фикер алышу. Форум эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар, контроль һәм күзәтчелек органнары, югары уку йортлары җитәкчеләре, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары, студентлар коррупциягә каршы комиссияләре активистлары катнашты.

Татарстанда 2015-2023 елларга коррупциягә каршы сәясәт программасы, шулай ук ведомство һәм муниципаль программалар гамәлгә ашырыла. Аларда хакимият органнары эшенең үтә күренмәлелеген көчәйтүгә һәм бу процессларга халыкның киң җәлеп ителүенә басым ясала. Ф.Мөхәммәтшин форумны оештыручыларга яшьләр арасында коррупциягә каршы актив эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде. Бу уңай нәтиҗәләр бирә.

Чара барышында мәктәпкәчә һәм югары белем бирү, эшкә урнаштыру өлкәсендә барлыкка килгән коррупцион күренешләр белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Форум бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Республикада коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәне өчен Питрәч районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International