Аларны Рәхмәт хатлары белән бүләклиләр.
Питрәч авыл җирлеге гражданнары җыенында Любовь Закалова, Гыйльман Шиһабетдинов, Марина Демидович, Валерия Топьянованы төзекләндерү эшенә зур өлеш керткәннәре, авыл җирлегенең җәмәгать тормышында актив катнашканнары һәм тормыш позицияләре өчен рәхмәт хаты белән билгеләп үттеләр.
Күрсәтелгән финанс ярдәме, Питрәч авылы мөселман зиратын тәртипкә китерүдә зур өлеш керткәннәре өчен Рафил Шәмсетдиновка, Зөфәр Рәхмәтуллинга, Ленар Байкинга, Рәис Байкинга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларның Рәхмәт хатлары районның имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәткә тапшырылды.