Үзара салым программасы мәсьәләсенә зур игътибар бирелде.
2020 елда халыктан барлыгы 115 мең сум акча җыелган. Хөкүмәт тарафыннан 1 сумга 4 сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән.
Үзара салым акчасына Пимәр авылында 475 000 сум күләмендә яңа су башнясы төзелде, Юныс авылында 100 000 сумга су белән тәэмин итү системасы ремонтланды.
Докладтан соң җирлек башлыгы Рәмис Гыйматдинов үзара салым программасында катнашу мәсьәләсен кузгатты. Ул быел 500 әр сум акча җыю турында карар кабул ителүен искәртте. Барлык җыелган акчалар МТЗ-82 тракторы өчен асылмалы җиһазлар сатып алуга тотылачак.
Шулай ук авыл җирлеге башлыгы авыл халкына рәхмәт белдерде һәм авыл халкының да читтә калмаячагына һәм программада катнашачагына ышаныч белдерде.