Халыкка бу елга планнар турында сөйләделәр.
Чыты авыл җирлеге составына 3 торак пункт керә, анда 500дән артык кеше яши.
Авыл җирлеге башлыгы Самат Фәйзрахманов 2020 елда халык җыенында башкарылган эшләр турында докладны укып, бу елга планнар турында сөйләде.
Авыл урамнарында каты таш җәюне дәвам итәргә, зиратларны тәртипкә китерергә кирәк. Мишә елгасы аша салынган күперне ремонтларга, Чыты авылындагы Бөек Ватан сугышы һәйкәленә элмә такталар ясарга, Чыты чишмәсен чистартырга өметләнәбез. Иске Йорттада - һәйкәлне ремонтлау – трактор өчен гараж төзү, - дип билгеләп үтте Самат Әхәтович.
Халык җыенында халыктан сораулар булмады.
Очрашу ахырында Самат Әхәтович Иске Йорт авылында яшәүче Илһам Котдусовны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Шулай ук ул тантаналы рәвештә китапханә хезмәткәре Гөлчәчәк Вагыйзованы туган көне белән котлады һәм аңа бүләк тапшырды.