Хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләрне күзәтүгә юнәлдерелгән вебинарлар

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Россия профсоюзлары берләшмәләренең башкарма хакимиятнең профильле федераль органнары экспертлары, норматив-хокукый актлар авторлары һәм һөнәри берләшмә вәкилләре белән берлектә хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләргә күзәтү, аларны алга таба куллану буенча тәкъдимнәр җыю һәм гомумиләштерү максатыннан вебинарлар сериясен оештыруларын хәбәр итә. Вебинарларда катнашу бушлай.

Хезмәтне саклау өлкәсендә яңа кагыйдәләргә күзәтүгә, аларны алга таба куллану буенча тәкъдимнәр җыю һәм гомумиләштерүгә юнәлдерелгән яңа документларны күзәтү буенча вебинарлар сериясенә теркәү тәртибе:

1. Чараның рәсми сайтына күчәргә – https://forms кgle/Nk7Mmf2aEbJJxkz68;

2. Катнашучылар турында мәгълүмат кертергә;

3. Раслау алырга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International