Аларга күкрәк билгесе тапшырылды, Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен Ленино-Кокушкино авыл китапханәсе мөдире Тәслимә Сәйфуллина Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен Питрәч районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Земфира Әхмәтшинга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды;
Мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш кертүе өчен Екатериновка авыл китапханәсе мөдире Наталья Козловскаяга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.