Питрәч районында "Акчарлак" лагере ачылышына 95% әзер

2021 елның 28 мае, җомга

Беренче смена балаларын лагерь 17 июньдә кабул итәчәк. Аңа муниципалитет территориясендә яшәүче алты яшьтән алып 15 яшькә кадәрге һәр бала эләгә ала.

Татарстанның Питрәч районында Мишә елгасында урнашкан «Акчарлак» балалар сәламәтләндерү лагере ачылуга 95% әзер.

Быел өч смена планлаштырылган: беренчесе — 17 июньнән 4 июльгә кадәр, икенчесе — 8 июльдән 25 июльгә кадәр һәм өченчесе — 28 июльдән 3 августка кадәр, ягъни 18 көнгә ике смена һәм бер смена — җиде көн. Һәр сменада без 100әр баланы кабул итә алабыз. Шуңа бәйле рәвештә лагерь, өч сменада 300 бала колачлаячак", - дип хәбәр итте яшьләр эшләре буенча бүлек башлыгы Марина Кузнецова.

Бүгенге көндә ачылышка әзерлек эшләре тәмамланып килә. Белгечләр территорияне төзекләндерделәр, корпусларга косметик ремонт ясадылар, агачларны санитар кистеләр. Моннан тыш, Кузнецова сүзләренә караганда, полосалар минеральләштерелгән, койма өлешчә ремонтланган, өстәмә видеокүзәтү камералары урнаштырылган, барлык корылмаларны дератизацияләү эше башкарылган. Балалар килер алдыннан үлән чабу һәм лагерь территориясен талпанга каршы эшкәртү булачак.

Шулай ук бүлек җитәкчесе балалар өчен күңел ачу программасы да уйланылган булуын сөйләде. Беренче ике сменада ял итүчеләрне «унбиш ачкыч»дип аталган кызыклы проект көтә.

Әлеге программа ярдәмендә без балаларда үҗәтлек, кыюлык, катлаулы ситуациядә ориентлашу, коллектив мәнфәгатьләрендә эшли белү, бергәләп җиңүгә ирешү кебек сыйфатларны үстерергә планлаштырабыз", - дип билгеләп үтте Марина Кузнецова.

Өченче смена дәвамлылыгы буенча җиде көн дәвам итәчәк.

Моннан тыш, Питрәч районында 1 июньнән — мәктәп яны лагерьлары, ә 1 июльдән - хезмәт лагерьлары ачылачак. Алар Богородский, Кощаково, Колай, Ленино-Кокушкино, Шәле, Татар Тау Иле, Пановка, Надеждино мәктәпләре һәм күп профильле лицей базасында эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International