Район башлыгы Илһам Кашапов сугыш ветераны Николай Михайлов янында булды

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Николай Михайлов Питрәчтә яши. Узган айда аңа 101 яшь тулды.

Район башлыгы Илһам Кашапов сугыш ветераны Николай Михайловта булды. Ул ветеранның сәламәтлеге белән кызыксынды, шулай ук аның мөрәҗәгатен шәхси контрольгә алды. Ветеран үзенә тиешле пенсиягә өстәмәләр, шулай ук мирасны рәсмиләштерү тәртибе белән кызыксынды. Һәр мәсьәлә эшкәртеләчәк.

Питрәч районында 10 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм катнашучысы яши. Аларның һәр мөрәҗәгате аерым контрольдә — йортны ремонтлаумы ул, фатирмы, теләсә нинди консультацияме», - дип сөйләделәр район хакимиятендә.

Тулырак: http://pestrecy-rt.ru/news/jemgiyat/rayon-bashlygy-ilam-kashapov-sugysh-veterany-nikolay-mikhaylov-yanynda-buldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International