Агымдагы елда Татарстанның Питрәч районында «Пушкин картасы» федераль программасына үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, балалар сәнгать мәктәбе һәм «Батыр»кинотеатры кушылачак.
Бу айдан башлап „Пушкин картасы“ буенча Россиядә кинотеатрларга бару мөмкин булачак, карта ияләре Россия кинематографы картиналарын карарга 2 мең сум акча куллана ала.
Бүгенге көндә Питрәч районында «Пушкин картасы» буенча өч мәдәният учреждениесе эшли: Питрәч үзәк клуб системасы, Әлбәдән авылында Советлар Союзы Герое П.М. Гаврилов музее һәм туган якны өйрәнү музее.
"2021 елның ике ае эчендә, ноябрьдән декабрьгә кадәр 45 чара үткәрелгән. Сатылган билетлар саны 2188 данә тәшкил итте", — дип мәгълүмат белән уртаклашты мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фазылҗанов.