Ел дәвамында «Каенкай» балалар бакчасында күп кенә дәресләр «Табигать - безнең уртак йортыбыз» дигән матур дидактик ширма кулланып үткәрелә.
Без тәрбиячеләр балалар белән экология-география өлкәсендә үткәрә торган дәресләрдә катнаштык. Тәрбиячеләр үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, һәм алар без уйлаганнан да киңрәк. Шуңа күрә зур кызыксыну белән карадык. Бу бакча республикада экологик тәрбия белән актив шөгыльләнүчеләрнең берсе, шуңа күрә бездә кемнең шундый бүләк ясавы, иң беренче чиратта, кемгә шундый бүләк ясавы мәсьәләсе тумады, - дип билгеләп үтте җәмгыять рәисе урынбасары Андрей Агарков.
Тәрбиячеләр экотематиканы иҗади дәресләрдә дә өстәргә тырышалар. Алар балалар бакчасына йөрүче ата-аналар белән бергә үз куллары белән пластик стаканнардан, кәгазьдән, полиэтилен пакеттан һәм башка ташландык материаллардан балалар киемнәре ясадылар. Нәниләр үз киемнәрен кунакларга «Экомода-2022» дефилында күрсәттеләр, келәм юлы буйлап ышанычлы йөрделәр.