«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев шулай дип белдерде.
Почтальоннар җитмәү — күпчелек район редакцияләренең төп проблемасы.
Баш мөхәррирләр арасында үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, Лаеш, Мамадыш, Кайбыч, Яңа Чишмә, Менделеевск, Питрәч районнарында почтальоннар җитмәү, ә Минзәләдә дистәләгән авылга бер почтальон хезмәт күрсәтүе ачыкланды. Әтнә, Бөгелмә, Биектау, Лениногорск, Ютазы, Тукай районнарында кайбер почта бүлекләре ябыла. Кама Тамагы районында алты зур торак пунктта элемтә бүлекләре юк инде, — диде Сәлимгәрәев.
Тулырак: http://pestrecy-rt.ru/news/jemgiyat/pitrch-rayonynda-pochtalonnar-itm-kztel