Татарстанның барлык сырхауханәләре ялсыз эшләячәк

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Бу хакта Татарстанның премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Барлык амбулатор дәвалау учреждениеләре шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эшләячәк. Район башлыкларына, җитәкчелек вәкилләренә барлык дәвалау учреждениеләрен шәхсән йөреп чыгарга һәм кирәкле ярдәм чараларын күрсәтергә йөкләмә бирелде.

Моннан тыш, штабта саклык чараларын төгәл үтәүнең әһәмиятен искәрттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International