Йортлар һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү буенча кайнар линия булачак

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Элегрәк хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 мартында бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә җир кишәрлекләрен түләүсез бирү срогы тәмамлана. Шулай ук бу датадан "вакытлыча участоклар" кадастр исәбеннән төшәчәк.

Закон үзгәрешләренә бәйле рәвештә Татарстан Росреестры һәм кадастр палатасы белгечләре татарстанлыларга әлеге тема буенча консультацияләр бирәләр. 

Моннан тыш, 24 февральдә узачак әлеге кайнар линия кысаларында гражданнар күчемсез милекне "дача амнистиясе" буенча рәсмиләштерү белән бәйле сораулар бирә ала.  

Бердәм кайнар линия 10нан 12 сәгатькә кадәр Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча эшләячәк. Республика районнарында белгечләр телефоннарын «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линия» бүлегендә белергә мөмкин.



ttps://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International