Бу хакта боерыкка Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков кул куйды.
Бүгенге көннән башлап Татарстанның медицина учреждениеләрендә диспасеризация, шул исәптән, коронавир инфекциясе белән чирләүчеләр өчен тирәнтен диспансеризация яңартылды. Шулай ук планлы амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтү дә яңартылды. Янәдән профилактик тикшерүләр үткәрелә башлады.