Колай авылында республика программасы буенча яңа кибет ачтылар

2022 елның 25 феврале, җомга

Районда шундый төрдәге 3 кибет төзелгән, тагын бер кибет тиздән Надеждинода барлыкка киләчәк.

Колай авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модуль пункты эшли башлады. Анда беренче чиратта кирәкле барлык продуктлар бар: икмәк, сөт, кефир, каймак, йомырка, тоз, шикәр. Теләгән кеше яшелчә, җиләк-җимеш, балык, казылык һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга мөмкин.

Чара бәйрәм атмосферасында узды. Мактаулы кунакларның сәламләүләре, кызыл тасманы кисү... Район башлыгы Илһам Кашапов билгеләп үткәнчә, авыл халкы өчен мондый объект - товарлар сатып алу урыны гына түгел, очрашу, аралашу, яңалыклар алмашу урыны да.

Кибет эчке ягы һәм анда нинди әйберләр булуы һәркемгә кызык. Колайлылар бирегә товарлар сатып алырга килде. Аларга 2 сатучы хезмәт күрсәтте, алга таба алар сменалап эшләячәк.

Менә чәй белән эчәргә конфетлар, печенье сатып алдым әле. Миңа эштән кайтышлый бирегә азык-төлек сатып алырга керү уңайлы булачак. Ассортимент зур, яхшы, ипи яңа кайткан. Һәркем күңеленә хуш килгәнне табар дип уйлыйм, - ди җирле ханым Наталья Хоменко.

Объект «Авыл кибете» республика программасы буенча төзелгән. Шул ук программа буенча безнең районда тагын 2 кибет эшли: Тагашево һәм Богородск авылларында. Тиздән Надеждинода да бер кибет ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International