Питрәч районы Советы утырышы узды. Социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән район башлыгы Илһам Кашапов таныштырды.
Татарстан муниципалитетларының 2021 елдагы эшчәнлеге рейтингында Питрәч районы 7 нче урында тора. Узган ел 24 урын булган. Утырыш кунагы, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов ассызыклаганча,бу-өскә таба хәрәкәт.
Димәк, район дөрес юнәлештә бара", - диде ул.
Район теркәлгән эшсезлек, авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе, үзләре җитештергән товарларны кулланышка җибәрү буенча үз позицияләрен яхшыртты. Яңа торак йортларны файдалануга тапшыру буенча яхшы күрсәткечләр сакланып калган.
Районның социаль-икътисади үсеше шактый дәрәҗәдә кече һәм урта бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру белән бәйле. Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре саны 3 процентка арткан һәм 1471 не тәшкил иткән. Үзмәшгульләр саны 2 тапкыр артты һәм 2930 кеше тәшкил итте, - дип билгеләп үтте Илһам Миңнеханович үзенең докладында.