Балаларга гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга икәнлеген аңлаттылар.
Районның барлык мәктәпләрендә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган ачык дәресләр үткәрелде. Дәресләрдә балаларга противогазны ничек дөрес кулланырга икәнен күрсәттеләр. Шулай ук гадәттән тыш хәл килеп чыкканда: янгыннар, эвакуацияләр һәм башка хәлләр турында сөйләделәр.
Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне ел саен 1 мартта билгеләп үтелә. 1931 елда берничә дәүләт инициативасы белән француз медицина хезмәте генералы Жорж Сен-Поль Парижда "Женевские зон ассоциациясе" оештыра. Соңыннан аны Халыкара гражданнар оборонасы оешмасына үзгәрттеләр. 1972 елда МОГО хөкүмәтара оешма статусын алды.