Илһам Кашапов Питрәч районы хатын-кызларын 8 Март белән котлады

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Язның шушы матур көнендә сезне ихлас күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Бу - иң матур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул юкка гына яз башына – табигать уянган, тәүге чәчәкләр бөреләнгән вакытка туры килмәгән. Бу көнне мәхәббәт, игелек,
аналарга һәм хатын-кызларга карата тирән ихтирам хисләре тантана итә. Кадерле хатын-кызларыбыз сез йорт, гаилә учагын саклаучыларыбыз да, балаларыбызның таянычы, яклаучысы да. Шулай ук сез бөтен осталыгыгызны, тырышлыгыгызны күрсәтеп һөнәрегездә, бизнеста, җәмәгать тормышында зур уңышларга ирешәсез.
Сезгә фидакарь хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм җаваплылыгыгыз өчен зур рәхмәт.
Бу бәйрәм көнендә сез бик күп мактау сүзләре ишетәчәксез, ихлас теләкләр кабул итәчәксез. Һәм бу бер дә артык булмас. Сез хаклы рәвештә иң матур чәчәк бәйләмнәренә, иң җылы сүзләргә лаек.
Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим. Йөзләрегез шатлыктан, бәхеттән балкып торсын, барлык хыялларыгыз, теләкләрегез чынга ашсын. Сез бәхетле булсагыз, без дә бәхетле. Бәйрәм белән! 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International