Питрәч ковид-госпитале пациентларына 8 Мартка чәчәкләр бүләк иттеләр

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Район башлыгы Илһам Кашапов Питрәч госпитале пациентларына 8 Мартка чәчәкләр бүләк итте.

Район үзәк хастаханәсе базасында урнашкан ковид-госпиталь узган елның октябрендә коронавирус буенча хәл начараю сәбәпле ачылган иде. Хәзер биредә 18 пациент дәвалана. Район башлыгы һәр хатын-кызга тизрәк савыгуларын теләде, аларны туганнары һәм якыннары көтүен билгеләп үтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International