Питрәч районындагы мәчекә татар философы Мәүлә Колый исеме биреләчәк

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Бу хакта района хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Питрәч районы Чыты авылындагы мәчеткә XVII гасыр татар шагыйре - Мәүлә Колый исеме биреләчәк.

Авылда бу бердәнбер мәчет. Кайбер чыганаклар буенча Мәүлә Колый шушы авылда туып-үскән. Шуңа күрә керү юлында мемориаль комплекс урнаштырылачак һәм киләчәк буыннарга юллама салынган капсула салыначак, ә мәчеткә исем биреләчәк», — дип ааңлаттылар район матбугат хезмәтендә.

Киләчәк буыннарга юллама рус, татар, инглиз, гарәп телләрендә язылачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган беренчел текст әзер инде, дип билгеләп үтте чыганак.

Шулай ук 1 апрельдә Советлар Союзы Герое Г.К. Камалеев исемендәге күппрофильле лицейда философка багышланган Бөтенроссия конференция узачак. Анда галимнәр һәм белгечләр — тарихчылар, философлар, археологлар, этнографлар, дин белгечләре, мәдәният белгечләре һәм башкалар катнашачак.

Тулырак: http://pestrecy-rt.ru/news/jemgiyat/pitrch-rayonyndagy-mchek-tatar-filosofy-ml-kolyy-iseme-birelchk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International