Питрәч районы теплицасында һәр ике көн саен 600 кг кыяр җыялар

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Хуҗалык Богородск авылында урнашкан.

Богородскийда яшелчә һәм чәчәкләр үстерү өчен теплица барлыкка килгәнгә бер елдан артык вакыт. Яшелчә бүлеге мәйданы зур - 0,6 га. 

Цехта хәзер кыярлар үсә. Яшел сабаклар ике метр биеклеккә җитә. Алардан кыяр һәр 2 көн саен алына, 600әр һәм аннан да күбрәк килограмм җыела. Ә июльдән бу урында помидор утыртылачак.

Хуҗалыкта 22 хезмәткәр эшли, сезон вакытында аларнаың саны арта. Оешмада якын-тирә авылларда - Богородск, Шәле, Гильдеевода яшәүчеләр хезмәт куя

Тулырак: http://pestrecy-rt.ru/news/jemgiyat/pitrch-rayony-teplitsasynda-r-ike-kn-saen-600-kg-kyyar-yyalar

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International