Сезгә уңайлы булсын өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Телеграмда чат-бот ачты. Чат-бот ярдәмендә сез үзегезнең мөрәҗәгатьнең статусын, номерын һәм аңа җавап бирү срогын мөстәкыйль белә алачаксыз.
Чат-боттан файдалана башлау өчен, эзләнү юлында телеграм @ rosreestr_sed_bot фразасын кертергә, яки автомат рәвештә сезне чатка күчерә торган QR-кодка басарга кирәк.

Шуннан соң, чатта Start төймәсенә басабыз һәм чат-бот әйтемнәрен күзәтәбез.
Исегезгә төшерәбез, «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 02 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, гариза кергән көннән алып өч көн эчендә теркәлергә тиеш.
https://rosreestr.tatarstan.ru