Татарстан башкаласында җир кишәрлекләренә ихтыяҗ 1,7 тапкырга, фатирларга - 1,4 тапкырга арткан.

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Татарстан Росреестры 2022 елның февралендә күчемсез милекне теркәү буенча төп күрсәткечләрне анализлады

Агымдагы елның февраль аенда Татарстан Росреестры тарафыннан Казанда гына да җир кишәрлекләренә 1,5 меңнән артык килешү теркәлгән. Бу 2022 елның гыйнвар ае белән чагыштырганда 67% ка күбрәк һәм узган ел белән чагыштырганда 10% ка күбрәк. Татарстанда 2022 елның февралендә җир кишәрлекләренә сату-алу буенча барлыгы 8 меңнән артык килешү теркәлгән. Шулай ук төбәктә торак шәхси йортларга ихтыяҗ саклана: тулаем республика буенча ул гыйнварга карата – 16% ка, узган ел белән чагыштырганда-4,5% ка арткан. 

«Татарстанда җир кишәрлекләренә һәм индивидуаль торак йортларга ихтыяҗ тотрыклы рәвештә югары. Эпидемиологик хәл тигезләнүгә карамастан, безнең гражданнар элеккечә үк йорт, шәһәр читендәге күчемсез милек белән кызыксыналар», - дип шәрехли Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. 

Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, 2022 елның февралендә казанлылар гыйнвар ае белән чагыштырганда 44% ка күбрәк фатир сатып алган (гыйнвар аенда – 3,2 мең һәм февраль аенда 4,6 мең). Шул ук чор белән чагыштырганда, бу күрсәткеч узган елгыдан 4% ка артыграк. 

Шул ук вакытта фатирларга икенчел күчемсез милек базарында гына түгел, ә беренчел базарда да ихтыяҗ зур. Әйтик, агымдагы елда Татарстан Росреестры тарафыннан ай саен өлешләп төзүдә катнашу буенча 2 меңгә якын килешү теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 45% ка күбрәк.  

Татарстан Республикасы риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев фикеренчә, агымдагы елның февралендә фатирларга ихтыяҗ арту шул исәптән төп ставканың үзәк бәясе арту, шуңа бәйле рәвештә ипотека буенча уртача ставкаларның үсүе белән бәйле:

"Март аенда, мөгаен, алыш-бирешләрнең саны тагын да артачак, чөнки агымдагы ай азагына кадәр кайбер банкларда элек хупланган клиентлар өчен ипотека буенча түбән ставка гамәлдә әле. 2022 елның апреленнән икенчел торакка ставка ел саен 20% һәм аннан да күбрәк тәшкил итәчәк", - ди Руслан Садриев

ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте 
255-25-80 – Галиуллина Галина
https://rosreestr.tatarstan.ru
https://t.me/rosreestr_tatarstan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International