Бакчачылар өчен кайнар линия

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Дача сезоны алдыннан Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә татарстанлылар өчен бакчачылык ширкәтләрендә җир кишәрлекләрен милеккә рәсмиләштерү һәм бакча йортларына хокукны теркәү буенча «кайнар линия» үткәрәчәк.

Моннан тыш, әлеге кайнар линия кысаларында гражданнар кадастр исәбеннән "вакытлы участокларны" төшереп калдыруга бәйле сораулар бирә алалар.

Бердәм кайнар линия 24 мартта 10нан 12 сәгатькә кадәр Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча булачак. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр»бүлегендә белергә мөмкин.  

 

https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International