1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Чикләү күчәргә йөкләнеше билгеләнгән күрсәткечләрдән артып киткән авыр йөк транспорт чараларына кагыла. Төбәк һәм муниципальара юлларда транспорт чараларының күчәренә йөкләнеш 6 тонна гына рөхсәт ителә.

Мондый тыю пассажир автобусларына, чүп ташучы машиналарга, ягулык, азык-төлек продуктлары, хайваннар, авыл хуҗалыгы азыклары, дару препаратлары, орлык фонды, ашламалар, почта, гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү өчен йөкләргә, аварияләрдә һәм ремонт эшләрендә юл техникасын һәм материалларны йөртүгә кагылмый. 
Авыр йөк транспорт чарасында махсус рөхсәттән башка хәрәкәт итүгә административ җаваплылык, хәтта машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International