Питрәчтә гражданнарны кабул итү узачак

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

2022 елның 06 апрелендә Питрәч муниципаль районы Питрәч авылында Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторы Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итә.

Кабул итү Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.

Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү Питрәч ав., Почтаур., 1 йорт (“Балалар иҗат йорты”) адресы буенча гамәлгә ашырылачак.

Кабул итүгә язылу дүшәмбедән җомга көнне 9.00 дән 16.00 гә кадәр (843)221-80-36 телефоны буенча алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International